Саба таңнары

Игътибар: Татарстанда 17 яшьлек кыз хәбәрсез югалган [фото]

Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ТРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында 1996 елның 16 декабрендә туган, Азнакай районы Әлкәй авылында теркәлгән, 2014 елның 22 сентябрендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган Садыйкова Гөлинә Айзат кызын эзли. Аерым билгеләре: карап торышка 18-20 яшь, буе 155-160 см, тән төзелеше уртача,...

Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ТРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында 1996 елның 16 декабрендә туган, Азнакай районы Әлкәй авылында теркәлгән, 2014 елның 22 сентябрендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган Садыйкова Гөлинә Айзат кызын эзли.

Аерым билгеләре: карап торышка 18-20 яшь, буе 155-160 см, тән төзелеше уртача, чәче туры кара, күзләре соры. Үзен Зарина дип таныштыра.

Кайда яшәгәнен белүчеләрнең яки күрүчеләрнең 02 яки 7-30-87 телефоны буенча хәбәр итүләре сорала.

Анонимлык гарантияләнә.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: