Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 18 мең тонна бәрәңге алынган

Татарстанның кайбер хуҗалыклары бәрәңгедән яхшы уңыш ала. Быел Татарстанда "икенче икмәк" 9,3 мең гектар мәйданны били, бу узган елгыдан 2,6 мең гектарга күбрәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Бүгенге көндә республикада, тулаем алганда, 18 мең тонна бәрәңге алынган. Кайбер хуҗалыклар әлеге авыл хуҗалыгы культурасын тиз...

Татарстанның кайбер хуҗалыклары бәрәңгедән яхшы уңыш ала. Быел Татарстанда "икенче икмәк" 9,3 мең гектар мәйданны били, бу узган елгыдан 2,6 мең гектарга күбрәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Бүгенге көндә республикада, тулаем алганда, 18 мең тонна бәрәңге алынган. Кайбер хуҗалыклар әлеге авыл хуҗалыгы культурасын тиз җыеп алырга ашыга. Әйтик, Алабуга районының "Вяткие зори" предприятиесендә 325 гектарның 90 гектарында бәрәңге алынган инде.

"Сервис-агро" ҖЧҖтә дә "икенче икмәк"не базларга тизрәк салырга тырышалар. Бүгенге көнгә, әлеге культура биләгән 1 мең гектарның 150 гектарында уңыш җыелган. Гектарыннан 300 центнердан артык бәрәңге чыга әлеге хуҗалыкта.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев