Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2020 елда 1098 күпфатирлы йорт ремонтланачак

Барлыгы торак йортларны капиталь төзекләндерүгә 6,26 млрд сум тотылачак.

Быел Татарстанда 1098 күпфатирлы йортка 6,26 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Быел гомуми мәйданы 4,5 млн кв.метр булган 788 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Бу программада Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала, 40 муниципаль берәмлек катнаша. Эре шәһәрләр объектлары белән бергә 1098 йортны 6,26 млрд сумга ремонтлау планлаштырыла», — дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Йортларның нигезе, түбәсе, лифтлар, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы ремонтланачак.

«Йортларга кирәк булган барлык эш төрләре дә башкарылачак. Без комплекслы рәвештә карыйбыз», — диделәр ведомствода.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан йортларын капиталь ремонтлау чыгымнары өч елга 6 млрд сумга кадәр арткан.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев