Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 700гә якын «авыл ипотекасы» бирелгән

Түбән ставкалы кредитларны күбесенчә Биектау районында алалар.

Татарстанда «Авыл ипотека»сы программасыннан 700гә якын кеше файдаланган. Аның буенча еллык 0,1-3 процент ставка белән 25 елга кадәр кредит бирелә. Әлеге хезмәттән күбесенчә Татарстанның Биектау районында файдаланалар: анда йөзгә якын шундый кредит биргәннәр. Бу хакта Росреестрның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда әлеге программаны („Авыл ипотекасы“) гамәлгә ашыру буенча Биектау (анда авыл ипотекасы буенча 99 килешү теркәлгән) һәм Арча (63) районнары лидер булды. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында – иллешәр, Лаеш районында 45 килешү рәсмиләштерелгән», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Мондый кредитның максималь күләме 3 миллион сумга тигез. Аны рәсмиләштерүнең вакытын 7 көннән 5 көнгә кадәр киметергә ниятлиләр.

Тулаем алганда Россиядә әлеге программа ярдәмендә 45 меңгә якын гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Кредитлауның гомуми күләме 120 миллиард сумга җитәчәк, төзелгән торакның мәйданы исә 4 миллион квадрат метрга якын тәшкил итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яшь гаиләләргә авылда социаль ипотека буенча йорт алу мөмкинлеге бирелүе турында хәбәр иткән иде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев