Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда аерылып киткән боз кисәгеннән 5 балыкчыны коткарганнар [фото]

Бүген иртән ТР коткаручылары аерылып киткән боз кисәгеннән 5 балыкчыны коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл Алексеевск бистәсеннән ерак түгел Кама елгасында булган. Күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, балыкчылар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән һәм боз өстенә чыккан. Шул ук вакытта сусаклагыч тәүлек...

Бүген иртән ТР коткаручылары аерылып киткән боз кисәгеннән 5 балыкчыны коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл Алексеевск бистәсеннән ерак түгел Кама елгасында булган.

Күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, балыкчылар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән һәм боз өстенә чыккан.

Шул ук вакытта сусаклагыч тәүлек эчендә 8 см га күтәрелгән, боз урыныннан кузгалган, агым көчәйгән, һәм бүген Казан ягыннан беренче күпер янында Кама елгасы боздан ачылган. Нәтиҗәдә, ярдан 200 метр ераклыкта биш балыкчы утырган боз кисәге аерылып киткән.

Урынга Алексеевск янгын хезмәте гарнизонының оператив төркеме, 3 нче отряд коткаручылары дежур сменасы һәм полиция хезмәткәрләре чыккан. Балыкчыларны коткару өчен, балык тоту артеленың көймәсе файдаланылган.

Исегезгә төшерик: кичә республиканың ашыгыч хезмәтләренә Кама Тамагы районында Идел елгасында ике балыкчыны коткарырга туры килгән иде.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев