Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда апрельнең 12 көнендә юл һәлакәтләрендә 14 кешенең гомере фаҗигале төстә тәмамланган

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, апрельнең 12 көнендә республикада кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 115 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кешенең гомере өзелгән, 129 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Һәлакәтләрнең 54е Татарстан башкаласында килеп чыккан, нәтиҗәдә, 4 кеше үлгән, тагын 56 кеше тән казасы күргән. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, апрельнең 12 көнендә республикада кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 115 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кешенең гомере өзелгән, 129 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Һәлакәтләрнең 54е Татарстан башкаласында килеп чыккан, нәтиҗәдә, 4 кеше үлгән, тагын 56 кеше тән казасы күргән. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - транспортның хәрәкәт итү тизлеген арттыру.

Күптән түгел булган һәлакәтләрнең берсе 10 апрель көнне 00.50дә Зәй - Сухарево юлының 24нче чакрымында килеп чыга. "Ока" автомобиле белән идарә иткән 1994нче елгы егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, каршы як юлга чыгып, "Скания" автомобиле белән бәрелешә. "Ока" йөртүчесе җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә...

Моңа охшан һәлакатләрнең тагын берсе шул ук көнне 14.55тә Казан - Оренбург юлының 225нче чакрымында була. "Тойота" машинасы рулена утырган 1982нче елгы ир-егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, каршы як юлга чыгып, "Дэу Джентра" автомобиле белән бәрелешә. Бәхеткә, үлүчеләр юк. "Дэу Джентра"ны йөртүче 1978 елгы ир-ат, 2002 елгы үсмер пассажир һәм 1983 елгы пассажир хатын кыз, шулай ук "Тойота" автомобилендәге 1984 елгы пассажир ир-егет җәрәхәтләнә, имгәнә.

11 апрель көнне 14.55тә Кузайкино - Нурлат юлының 17нче чакрымында "Шевроле Круз" автомобиле рулендагы 1990 елгы йөртүче кыз хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан түбән төшеп каплана. Йөртүче һәм 2010 елгы пассажир кыз бала хастаханәгә озатыла.

Һәлакәтләрнең чираттагысы шул ук көнне 17.50дә Әлмәтнең Герцен урамында килеп чыга. "Лада Калина" автомобилен йөртүче 1989 елгы ир-егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламыйча, идарә ителми торган җәяүле кичүеннән чыгып баручы 2002 елгы кыз баланы бәрдерә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче хастанагә озатыла.


"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X