Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда автобус юлдан төшеп китеп капланган, зыян күрүчеләр дә бар [+фото]

Татарстанның Бөгелмә районында автобус юлдан төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. Һәлакәттә сигез кеше зыян күргән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлакәт ТР Бөгелмә районының Солдат Писмәнкәсе - Сумаруково юлының 7 нче чакрымында булган. «Самара-Ижевск шәһәрара автобусының кюветка төшеп китүе нәтиҗәсендә сигез кеше зыян күргән, алар арасында балалар юк», - дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.

Юл-транспорт һәлакәте урынына өч ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән. Бер зыян күрүче авыр хәлдә. 6 кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, берсе җиңелчә җәрәхәт алган. Зыян күрүчеләр Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев