Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл халкы өчен яшелчә орлыклары районнарга җибәрелгән

Орлыклар сатып алуга 10 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстанда авыл халкы өчен яшелчә орлыклары муниципаль районнарга җибәрелгән, аннары авыл халкына сатылачак.

ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Президенты ел саен халыкка яшелчә орлыкларына 10 млн сум акча бүлеп биргәнен искәртте.

Халыкка орлыклар сату эшен «Татпотребсоюз» оешмасы алып бара. Артык продукцияне аннары «Татпотребсоюз» халыктан сатып алачак. Шул продукция ярминкәләргә килеп ирешә. Быел 28 тонна суган, 600 шәр кг кишер һәм чөгендер орлыгы, 120 мең данә кәбестә үсентесе сатып алынган.

Министр әйтүенчә, тулаем язгы чәчүгә әзерлеккә килгәндә, республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы орлыклар белән тәэмин ителеш 115 процент (366 мең тонна). Кукуруз орлыклары 92 процент, шикәр чөгендере 77 процент, көнбагыш орлыгы 75 процент күләмендә тупланган.

Марат Җәббаров хуҗалыклар игътибарына орлыклар белән тәэмин итүчеләр дә булганын әйтте. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев