Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда балалар омбудсменына мәктәп конфликтлары буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан

Укытучылар белән укучылар гына түгел, укучыларның ата-аналары да талаша.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләр саны буенча мәгариф мәсьәләләре өстенлек алып тора. Бу хакта Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында ТР балалар омбудсмены Гүзәл Удачина сөйләде.

«Кызганычка, вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгатьләр саны буенча беренче урында — мәгариф мәсьәләләре буенча шикаятьләр. Барыннан да элек, балалар арасында конфликтлы вәзгыятькә түгел, ә педагог һәм укучы, укытучы һәм ата-ана арасындагы конфликтларга зарланалар», — дип хәбәр итте Удачина.

Шул ук вакытта ул, узган ел вәкаләтле вәкил аппараты балалар арасындагы конфликтларга һәм сыйныфташлары ягыннан эзәрлекләүгә бер генә шикаять тә алмаган, диде ул.

2019 елда Татарстанда балалар омбудсмены адресына 2,4 мең тирәсе мөрәҗәгать булды, дип йомгаклады Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Гүзәл Удачина белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Фото: архив, Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев