Саба таңнары

Татарстанда бер хатын-кыз ай буе мумия белән яшәгән

Кичә кич Яр Чаллының дежур частенә күпфатирлы йортларның берсендә яшәүчеләр шалтыратып, күрше фатирдан көчле телевизор тавышы килүдән зарланалар. Полиция хезмәткәре әлеге йортка килеп, шул фатир ишегенә шакый. Ишекне хуҗа кеше - олы яшьтәге хатын-кыз ача. Полиция хезмәткәре фатирдан бик начар ис килүен сизеп ала һәм, рөхсәт сорап, фатир эченә үтә....

Кичә кич Яр Чаллының дежур частенә күпфатирлы йортларның берсендә яшәүчеләр шалтыратып, күрше фатирдан көчле телевизор тавышы килүдән зарланалар. Полиция хезмәткәре әлеге йортка килеп, шул фатир ишегенә шакый. Ишекне хуҗа кеше - олы яшьтәге хатын-кыз ача. Полиция хезмәткәре фатирдан бик начар ис килүен сизеп ала һәм, рөхсәт сорап, фатир эченә үтә. Һәм... караватта ятучы мәеткә тап була. Иң шаккаттырганы - мәет мумияләнгән була. Тикшерүләр уздырганнан соң, әлеге мәетнең фатирда бер ай буе ятканлыгы, ә хуҗабикәнең психик яктан тотрыклы халәттә булмавы ачыклана. Ир-атның нидән үлгәнлеге әлегә билгеле түгел. Һәм аны кем, ничек бәлзәмләгән дигән сорау да ачык кала.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: