Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда беренче «Мобиль поликлиника» пациентларга ашыга

8 август көнне Тәтеш районының Бакырчы авылында беренче мобиль медицина комплексы хезмәт күрсәтә башлады. Аның төп бурычы -Татарстанның кече авылларының пациентларына хезмәт күрсәтү. Медицина хезмәтенең яңа форматының эшенә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков старт бирде. Ай ахырына кадәр шундый ук өч мобиль поликлиника эшкә керешәчәк.

Татарстанда югары технологияле медицина уңышлары бәхәссез. Әмма табиблар бер тавышка авыруны дәвалауга караганда, хәтта иң алдынгы технологияләр кулланып та, кисәтү җиңелрәк, дип таный. Нәкъ менә шуңа күрә хәзер Татарстан беренчел буын медицина үсешенә актив рәвештә инвестицияли. 2014-2018 елларда республиканың кече авылларында 308 модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм 22 табиб амбулаториясе төзелде. Тагын 45 ФАП һәм 9 амбулатория 2019 елда төзелә. Әмма һәр торак пунктта ФАП төзеп булмый. Бу мөмкин хәл түгел: Татарстанда 100дән кимрәк кеше яши торган 1359 торак пункт бар. Нәкъ менә шушы авылларда яшәүчеләр еш кына даими табиб күзәтүенә мохтаҗ.
«Мобиль поликлиника» ларның эш принцибы гади. Дүрт комплексның һәркайсы иң эре медицина клиникаларының берсе-РКХ, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе, Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе яки Әлмәт РҮХ. Шулай итеп, бөтен республика дүрт хезмәт күрсәтү зонасына бүленгән. Аларның эше төгәл графикка буйсынган, алар белән пациентлар интернет аша: «тәгәрмәчле поликлиника»ның кайсы көнне һәм кайсы торак пунктка килеп җитүе белән таныша алачаклар.

- Проектның төп максаты – республика халкын профилактик тикшерү белән тәэмин итү, - дип белдерде журналистларга Бакырчы авылында беренче «Мобиль поликлиника»не ачу тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. - Хәтта медицина комплекслары бортларында да һәркемне ишетәбез – нәтиҗәгә эшлибез!

Һәр «Мобиль поликлиника»- ул тулы бер медицина кластеры, анда барысы да бар: теркәлү урыны лаборатория, функциональ диагностика кабинеты, кардиолог, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, ЛОР, гинеколог, уролог һәм хирург өчен кабинетлар. Модуль тулысынча автоном һәм ел әйләнәсе теләсә нинди һава торышы, кышын да, җәен дә эшләргә мөмкин. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул Идел буе KAMAZ-65225 йөк машинасында урнаштырылган. Төп фургонга өстәмә рәвештә мобиль флюорограф йөриячәк. Шулай ук комплекска табибларны китерү өчен дүрт микроавтобус, шулай ук пациентлар өчен каркас кабартылган модульләр. Дүрт мобиль поликлиниканың гомуми бәясе 136 млн. сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев