Урыны белән яңгыр, көчле җил чыгу ихтимал.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, көндез урыны белән яңгыр явачак.
Җил төньяк-көнчыгыштан исә, көчле. Вакыты белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, тагын да көчәергә...
Урыны белән яңгыр, көчле җил чыгу ихтимал.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, көндез урыны белән яңгыр явачак.
Җил төньяк-көнчыгыштан исә, көчле. Вакыты белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, тагын да көчәергә мөмкин.
Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда +12..+17, көньяк-көнчыгыш районнарда урыны белән +20 градуска кадәр җылы булачак. Казанда +14..+16 градус җылы.
Нет комментариев