Статистиканы республика Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе бастырып чыгарды.
Татарстанда 2025 елның ун ае нәтиҗәләре буенча никахлашулар саны арту һәм аерылышулар саны сизелерлек кимегән. Статистиканы республика Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе бастырып чыгарды.
Хисап чорында 21 040 пар никахлашкан. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 1,6 % ка артыграк. Республика халкы арасында көзге санлы даталар популяр, мәсәлән, 25.11.2025.
Аерылган никахлар саны 2024 елның гыйнвар-октябрь айлары белән чагыштырганда 20% ка кимегән. Аерылышулар саны кимү тенденциясе республикада саклана. (Новости Татарстана — Татарстан)


Нет комментариев