Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өч сабый янгында һәлак булган

Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты өч сабыйның янгында һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатты. Кичә, 25 ноябрь көнне, Тәтеш районы Нармонка авылындагы бер хуҗалыкта янгын чыга. Янгынны сүндергәндә газ белән агуланган 2010, 2011, 2013 елгы өч сабыйның үле гәүдәләре табыла. Күршеләренең әйтүенә караганда, бу йортта өч кечкенә баласы белән 25...

Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты өч сабыйның янгында һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатты.
Кичә, 25 ноябрь көнне, Тәтеш районы Нармонка авылындагы бер хуҗалыкта янгын чыга. Янгынны сүндергәндә газ белән агуланган 2010, 2011, 2013 елгы өч сабыйның үле гәүдәләре табыла.
Күршеләренең әйтүенә караганда, бу йортта өч кечкенә баласы белән 25 яшьлек ялгыз хатын яшәгән. Балаларның әтиләре турында берни билгеле түгел. Янгын вакытында хуҗабикә өйдә булмаган. Хатын-кыз кечкенә сабыйларын калдырып, машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирергә автомәктәпкә киткән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев