Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда дуңгыз чумасы белән көрәш дәвам итә

Татарстанда Африка чумасына каршы көрәшнең тынганы да юк. Хәзерге вакытта белгечләр әлеге афәтнең республика территориясенә үтеп керүен булдырмау өстендә эшли. Әлеге эшчәнлек белән Россельхознадзор идарәсенең ветеринар күзәтчелек бүлеге шөгыльләнә. Агымдагы елның алты аенда әлеге оешма дуңгыз фермаларында, мал чалу предприятиеләрендә барлыгы 70 тикшерү уздырган. Дуңгыз ите белән сәүдә итү урыннары...

Татарстанда Африка чумасына каршы көрәшнең тынганы да юк. Хәзерге вакытта белгечләр әлеге афәтнең республика территориясенә үтеп керүен булдырмау өстендә эшли.

Әлеге эшчәнлек белән Россельхознадзор идарәсенең ветеринар күзәтчелек бүлеге шөгыльләнә. Агымдагы елның алты аенда әлеге оешма дуңгыз фермаларында, мал чалу предприятиеләрендә барлыгы 70 тикшерү уздырган. Дуңгыз ите белән сәүдә итү урыннары һәм кафе-рестораннар да читтә калмаган. Белгечләр биредә 162 тапкыр тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар белән бәйле 111 эш ачылган. Штрафлар күләме исә якынча 309,2 мең сумны тәшкил иткән.

Татарстанга башка төбәкләрдән кертелә торган продукция сыйфатын да контрольдә тотарга тырышалар. Ярты ел эчендә ЮХИДИ идарәсе постларында авыр йөк төягән 333 транспорт тикшерелгән. Йөкләрне махсус ветеринар документларсыз кертергә тырышуның 36 очрагы ачыкланган. Хокук бозучылар 1169 баш мөгезле эре терлек һәм кошны, 39,5 тонна мал итен законсыз рәвештә кертергә маташкан. Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозулар белән бәйле 41 эш ачылган, 126,1 мең сумга штраф салынган, дип хәбәр итә Интертат.ру сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X