Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җенси юл белән йога торган авырулар саны арткан

2015 ел дәвамында Татарстанда туберкулез белән авыру очраклары, 2014 ел белән чагыштырганда, 6,8 процентка кимегән. Бу Россия буенча уртача күрсәткечләрдән 33 процентка кимрәк.

Әлеге саннарны кичә Казандагы "Корстон" комплексында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча уздырылган коллегия утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин китерде. Искәртеп үтик: утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашында үткәрелде.


Министр китергән мәгълүматка караганда, былтыр туберкулез белән авырып үлүчеләр саны 22,5 процентка азрак теркәлгән. "Моны профилактик чараларның җайга салынган системасы нәтиҗәсе дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте ул әлеге уңайдан.

Соңгы 3 елда республикада җенси юл белән йога торган авырулар саны 17 процентка кимегән. Аерым алганда, сифилис - 18 процентка, гонорея - 53 процентка. Шулай да, җенси юл белән йога торган авырулар саны Россия буенча уртача күрсәткечләрдән 1,7 тапкырга артык.

ТРда бу төр авыруларның барлык очраклары Республика клиник тире авырулары-венерология диспансеры һәм аның филиалларында гына теркәлә һәм дәвалана. Бу, үз чиратында, авыру белән элемтәдә булган затларны вакытында ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеген булдыра, дип ассызыклады ТР сәламәтлек саклау министры.

Былтыр медицина тикшерүе узган 35 меңнән артык мигрант арасында ВИЧ-инфекциянең 60 очрагы, җенси юл белән йога торган авыруларның 144 очрагы, туберкулезның 60 очрагы ачыкланган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев