Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшмәкәр студентларга микрозайм бирәләр

Югары уку йортларында укучылар һәм аны тәмамлаучыларның шәхси акчаларын җәлеп итмичә, үз бизнесларын ачу мөмкинлеге барлыкка килде.

Татарстанда югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен микрозаймнар программасы эшли башлады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Займ суммасы РФ Үзәк банкының төп ставкасы күләмендә өч айдан алып 24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Студент кече-урта эшмәкәрлек субъекты сыйфатында кимендә алты ай теркәлгән булса, ул югары уку йортын тәмамлаганнан соң 12 ай дәвамында займ ала ала.

«Старт» микрозаймы акчаларын бизнес ачуга яки заем алучының эшмәкәрлек максатларында нигезләнгән теләсә нинди чыгымнарына тотарга мөмкин.

Шулай ук ярдәм чаралары комплексына «Үсеш» микрофинанс продукты да керде. Ул инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен туры киләчәк. Субъект Үзәк банкның төп ставкасы күләмендәге процент белән өч айдан 24 айга кадәр срокка 1 миллионнан 5 миллион сумга кадәр микрозайм алырга мөмкин.  

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев