Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшсезләр саны күпме

Статистик мәгълүматларга караганда, 26 майга Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17431 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 261 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе дә кимеде һәм бүгенге көндә 0,85 % күрсәткечендә саклана, дип хәбәр итә ТРХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. Республиканың...

Статистик мәгълүматларга караганда, 26 майга Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17431 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 261 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе дә кимеде һәм бүгенге көндә 0,85 % күрсәткечендә саклана, дип хәбәр итә ТРХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33486га тиң. Соңгы атнада гына да оешмалар 2886 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 836 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 412се хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 128 кеше оешма таркалу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев