Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда I кварталда 275 мең тонна сөт, 225,3 млн данә йомырка җитештерелгән

И.Халиков, узган елга караганда җитештерү күләмен киметкән районнар булырга тиеш түгел, диде республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Республикасында 2015 елның I кварталында якынча 89 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 275 мең тонна сөт, 225,3 млн данә йомырка җитештерелгән. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР...

И.Халиков, узган елга караганда җитештерү күләмен киметкән районнар булырга тиеш түгел, диде республикакүләм киңәшмәдә

Татарстан Республикасында 2015 елның I кварталында якынча 89 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 275 мең тонна сөт, 225,3 млн данә йомырка җитештерелгән. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, финанс авырлыкларына карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен терлекчелек продукциясе базары яхшы булды, сатып алу бәяләре I кварталда табышлы җитештерү алып барырга мөмкинлек бирде.

Министр терлекләр баш санының торышы турында сөйләде. "Мөгезле эре терлекнең баш саны буенча ел башына 15 мең башка плюс белән эшләдек, яисә 102 процент, сыерларның баш саны да киметелмәгән, - диде ул. - Дуңгызларның баш саны 3 процентка, кошларның 17 процентка, сарык һәм кәҗәләрнең 26 процентка арткан".

Гомумән, 2015 елның 1 апреленә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 754 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптә 247 мең сыер, 436,6 мең дуңгыз, 56,4 мең сарык һәм кәҗә, 14,3 млн данә кош санала.

Алга таба Марат Әхмәтов сөт җитештерү күләме турында сөйләде. Аның сүзләренчә, балтачлылар рейтингта алда бара.

Илдар Халиков, киңәшмә барышында, сөт җитештерү мәсьәләсендә бурыч куелган - узган елга караганда, җитештерү күләмен киметкән районнар булырга тиеш түгел, дип искәртте. Ул район башлыкларын "минуска" эшләүче кайбер ерым хуҗалыкларга җитди игътибар итәргә чакырды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев