Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанда ике йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе хастаханәдә

    Авария М7 трассасының 816нчы чакрымында булган.

    Татарстанда ике йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

    Кичә кичке унда М7 трассасының 816нчы чакрымында Мәскәүдән килүче - «Форд Карго» һәм Удмуртия Республикасы номерлары куелган «Даф» автомобильләре бәрелешкән.

    Авария нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган «Форд» шоферын хастаханәгә озатканнар.

    Фото: очевидцы

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: