Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ир алты яшьлек үги кызын көчләгән

РФ Тикшерү комитетының Әлмәт шәһәре буенча бүлеге 6 яшьлек һәм 15 яшьлек кызларны көчләү факты буенча тикшерүләр алып бара. Тикшерү фаразлары буенча, беренче очракта, соңгы ике ел дәвамында үги ата 6 яшьлек кызга карата җенси характердагы көч кулланган. Ә 15 яшьлек кызны көчләүчеләрнең әлегә шәхесе ачыкланмаган. Яшүсмер кыз явыз ниятлеләр...

РФ Тикшерү комитетының Әлмәт шәһәре буенча бүлеге 6 яшьлек һәм 15 яшьлек кызларны көчләү факты буенча тикшерүләр алып бара.

Тикшерү фаразлары буенча, беренче очракта, соңгы ике ел дәвамында үги ата 6 яшьлек кызга карата җенси характердагы көч кулланган.

Ә 15 яшьлек кызны көчләүчеләрнең әлегә шәхесе ачыкланмаган. Яшүсмер кыз явыз ниятлеләр кулына өеннән качып киткәч эләккән.

Ике очракта да полициягә балаларның әниләре мөрәҗәгать иткән.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, шушы көннәрдә 7 яшьлек кыз баланы көчләгән 20 яшьлек егеткә карата Татарстанның Югары суды карар чыгарды. Ул 8 ел гомерен колониядә уздырачак һәм иреккә чыгарылгач та аңа махсус тоткыннар беләзеге тагып йөрергә туры киләчәк, дип хәбәр итә Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев