Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җитәкчеләр урлаша

Республикада коррупция белән бәйле җинаятьләр саны арта. Ышанычны югалту сәбәпле, эштән алынган түрәләр саны буенча Татарстан - Идел буе федераль округында беренче урында. Узган елда гына да республикада өч җитәкче нәкъ менә шушы сәбәп буенча хезмәт урыныннан мәхрүм ителгән. Болар: Менделеевск районы башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары,...

Республикада коррупция белән бәйле җинаятьләр саны арта. Ышанычны югалту сәбәпле, эштән алынган түрәләр саны буенча Татарстан - Идел буе федераль округында беренче урында. Узган елда гына да республикада өч җитәкче нәкъ менә шушы сәбәп буенча хезмәт урыныннан мәхрүм ителгән. Болар: Менделеевск районы башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары, Яшел Үзән районының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе һәм Әлмәт районының физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе. Җирләрне законсыз рәвештә сату-алу белән бәйле коррупция очраклары шулай ук шактый еш очрый. Законны исә, кагыйдә буларак, авыл җирлеге башлыклары боза. Коррупция очраклары аеруча еш ачыклана торган районнар исә Әлмәт, Чирмешән, Тукай һәм Минзәлә икән.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев