Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда көн саен диярлек 1 кеше алкогольдән агуланып үлә

2015 елда алкогольле продукция кулланып агулану очраклары 24 процентка кимегән һәм 1198 очрак тәшкил иткән. 2014 елда алкогольдән агулануның 1586 очрагы теркәлгән булган. Үлемгә китергән агулануларга килгәндә, 2015 елда бу саннар 2014 ел күрсәткечләреннән аерылмый. Республикада яшәүче 1 мең кешегә 356 шундый очрак туры килә. Якынча көн саен 1 кеше...

2015 елда алкогольле продукция кулланып агулану очраклары 24 процентка кимегән һәм 1198 очрак тәшкил иткән. 2014 елда алкогольдән агулануның 1586 очрагы теркәлгән булган. Үлемгә китергән агулануларга килгәндә, 2015 елда бу саннар 2014 ел күрсәткечләреннән аерылмый. Республикада яшәүче 1 мең кешегә 356 шундый очрак туры килә. Якынча көн саен 1 кеше спиртлы эчемлек белән агуланып үлә дигән сүз.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов хәбәр итте.

Агуланучыларның күпчелеге - 18 яшьтән өлкәнрәк, яшүсмерләргә 1,7 процент туры килә. Спиртлы эчемлекләрдән агуланган балалар саны узган ел 3 процент булган (2014 ел белән чагыштырганда, 7 очракка азрак). Җенес ягыннан аерып караганда, зыян күргән ир-атлар саны 83 процент тәшкил иткән.

Алмас Имамов хәбәр иткәнчә, агуланучыларның 57 проценты этил спиртыннан, 36 проценты билгесез булган спирт эчеп агуланган. Калганнары этанол, пропонол кебек составында спирт булган чаралар куллану нәтиҗәсендә агуланган.

"Кешеләр алкоголь белән генә агуланмый, аларның 37 проценты диярлек башка төр "суррогат" чаралардан зыян күрә", - диде РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе матбугат конференциясендә.

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев