Татарстанда концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт иттеләр
Яңалыклар

Татарстанда концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт иттеләр

Ачык мәйданда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны 50 кешедән дә артмаска тиеш.

Татарстан Хөкүмәте 3 августтан концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт итте. Әлеге яңалык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни-агарту, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чараларны, катнашучылар санын 50 кешедән арттырмау шарты белән, оештырырга рөхсәт ителә», — диелә документта.

Моннан тыш, 3 августтан кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һ.б башка күңел ачу оешмалары да ачыла. Әлеге оешмаларга бер үк вакытта килүчеләр саны 50дән артмаска тиеш.

Элегрәк 1 августтан Россиядә халыкара элемтәнең өлешчә ачылуы хакында хәбәр ителгән иде. Беренче этапта Россия туристларын Бөекбритания, Төркия, Танзания кебек илләр кабул итәргә әзер.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк язып чыкканча, халыкара авиаэлемтәнең тулысынча кайчан ачылачагы да билгеле булды.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев