Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән

Иң күп очраклар Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Түбән Кама һәм Кукмара районнарында ачыкланган.

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән, 28 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 43 кеше өендә дәвалана. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«5 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 66 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән», — дип искәртте Галимова.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар арасында 21 кеше — 30-50 яшь аралыгында , 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.

Иң күп очраклар Казанда (36 кеше), Чаллыда (11), Түбән Кама һәм Кукмара районнарында (дүртешәр) ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып 88 кеше терелгән.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев