Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын өч очрагы теркәлде

Инфекцияле кешеләрнең хәле канәгатьләнерлек булып килә, дип бәяләнә.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның өч яңа очрагы теркәлгән. Авыру йоктырган кешеләр барысы да читтән кайткан. Бу хакта «Татар-информ»га республика оператив штабында. хәбәр иттеләр.

Бер пациент Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана, икесе Казандагы Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.

Барлык инфекциялеләрнең дә хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, температуралары югары түгел. Пациентлар бөтен кирәкле медицина ярдәмен алалар.

«Алар белән элемтәгә кергән барлык кешеләр дә дезинфекция узган, барысы да медицина күзәтүендә тора. Алар белән бер рейста кайткан барлык пассажирлар да шулай ук тикшерү узган», — диделәр оператив штабта.

Шулай итеп, Татарстанңа яңа типтагы коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны ундүрткә җитте.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев