Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кредит ставкаларын субсидияләү программасын 2020 елдан соң озайтырга мөмкиннәр

Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары резидентларына һәм идарәче компанияләргә инфраструктура һәм җиһазлар кредитлары өчен компенсация түлиләр.

Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары резидентларына, индустриаль паркларга һәм идарәче компанияләргә инфраструктура һәм җиһазлар кредитлары ставкалары өчен субсидия түләү программасы 2020 елдан соң озайтылырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте.

Спикер билгеләп узганча, программада 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап кредит алган предприятиеләр һәм идарәче компанияләр катнаша ала. Бу вакытта кредит буенча процент ставкасы Үзәк банк куйган күләмнән артмаска тиеш.

«Предприятияләр программада катнашу өчен гариза бирәләр, квартал саен процентларны түләүне раслаучы документлар тапшыралар һәм компенсация алалар. Хәзер программа 2020 елга кадәр гамәлдә булачак. Әгәр аңа ихтыяҗ булса, аны кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча дәүләт программасы белән бергә озайтырга планлаштырабыз», – диде Сибгатуллин.

Әлегә һәр катнашучыга субсидиянең күләме 5 млн сум белән чикләнгән, киләчәктә бу күрсәткеч үзгәрергә мөмкин, диде ул.

«Шулай ук әгәр 5 млн сум предприятиеләр өчен каршылык тудырса, без аны күтәрү мәсьәләсен карарга әзер», – диде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев