Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда көрән аюлар бер көндә егерме умартаны алып киткән

Көрән аюларның саны арту сәбәпле, алар Кызыл китаптан чыгарылырга мөмкин

Татарстанда көрән аюлар 120 гә кадәр арту сәбәпле, аларны Кызыл китаптан чыгарырга тәкъдим итәләр. Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Матвеев сүзләренчә, республикада көрән аюлар популяциясе шактый арткан. Бу сан язгы-җәйге-көзге чорда актуаль. Кышка аюлар Мари Иле, Удмуртия, Киров өлкәсенә китә. Татарстандагы өннәрендә 40 ка якын аю кышлый.
"Узган ел көрән аюны Кызыл китаптан алу мәсьәләсен куйган идек, чөнки кешеләр алардан зарланып, еш мөрәҗәгать итә башладылар. Узган ел Мамадыш районында умартачылардан 36 шикаять булган, аюлар көненә 20 умартаны алып киткән очраклар да бар", - ди Юрий Матвеев. Моннан тыш, Яшел Үзән районында ике баласын иярткән ана аю гөмбәчеләр каршына чыккан, ә Мари Иле территориясендә бу ана аюның кешегә һөҗүме теркәлгән.
http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев