Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда машина йөртүченең руль артында вакытта гомере өзелгән (+фото)

Чаллыда "Фольксваген Поло" машинасын йөртүчесе - 62 яшьлек ир-ат руль артында җан биргән.

Гадәттән тыш хәл бүген иртән - 8:30 сәгатьләрдә Яр Чаллы проспекты һәм Академик Королев урамы киселешендә булган. Машина йөртүче үзен начар хис иткән. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дә аны коткарып кала алмаган - ир-ат аңына да килмичә вафат булган.

Вакыйга урыныннан "Челниснкие известия" хәбәр итүенчә, әлеге ир-ат бер оешмада балта остасы булып эшләгән. Аның эшкә барышы булган. Урында зур гына транспорт бөкесе барлыкка килгән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев