Татарстанда махсус хәрби операцияда катнашучыларны яки аларның гаилә әгъзаларын транспорт салымыннан азат итәргә тәкъдим иттеләр
«Транспорт салымы турында» республика законына үзгәрешләр кертелә
Татарстанда махсус хәрби операцияда катнашучыларны яки аларның гаилә әгъзаларын транспорт салымыннан азат итәргә тәкъдим иттеләр.
«Транспорт салымы турында» республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проектын ТР Дәүләт Советына депутат Руслан Йосыпов кертте. Документ хәрби хезмәткәрләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, мобилизацияләнгәннәргә һәм контрактчыларга – Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территорияләрендәге махсус операциядә катнашучыларга, шулай ук Россиянең чик буе территорияләрен саклаучыларга ярдәм итү өчен эшләнгән. «Бу категориядәге гражданнарның гаилә әгъзалары дигәндә тормыш иптәше, пенсия яшенә җиткән ата – аналар, мәгариф оешмаларында көндезге сәгатьләрдә белем алучы 23 яшькә кадәрге балалар керә», - диелә закон проектына аңлатма язуында. Аныкланганча, мондый ташлама туганнары дәүләт мәнфәгатьләрендә Хәрби бурычлар башкарган гаиләләргә шәхси транспорттан файдаланудан чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: "Татар-информ"
Фото:"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев