Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән башлана

Вакцинация турындагы сертификаты булмаса, пассажирны төшереп калдырачаклар.

Җәмәгать транспортында QR-кодларны 22 ноябрьдән тикшерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте.

«18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодсыз йөрү тыелачак. Чикләүләр җәмәгать транспортына, муниципаль һәм муниципальара маршрут автобусларына кагылачак. Таксиларга кагылмаячак», — диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.

Спикер билгеләп үткәнчә, троллейбусларның кондукторларсыз гына булуы тагын бер хәл, мөгаен, 22 ноябрьдән алар линиягә чыгудан туктар.

Элегрәк Андрей Егоров QR-кодны керү юлында түгел, ә билет сату вакытында кондукторлар тикшерәчәк, дип сөйләгән иде. Әгәр пассажирның вакцина алу турындагы сертификаты юк икән, аны төшереп калдырачаклар. Яңалыклар җир өсте җәмәгать транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев