Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мошенниклар 49 меңгә бозымнан “арындырган”

Пенсионер карчык, шәһәр телеканалларының берсеннән дәвалаучы хезмәте турында белдерү күрә һәм ярдәм итүен үтенеп, мөрәҗәгать итә. Аны улының хәмер белән дуслашуы күптәннән борчый. Дәвалаучы, нәтиҗә уңай булсын өчен, шәмнәр каршында бик күп дога кылырга кирәклеген әйтә. Әмма һәр процедураның үз бәясе булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, ана кеше мошенникка 49 мең сум...

Пенсионер карчык, шәһәр телеканалларының берсеннән дәвалаучы хезмәте турында белдерү күрә һәм ярдәм итүен үтенеп, мөрәҗәгать итә. Аны улының хәмер белән дуслашуы күптәннән борчый.

Дәвалаучы, нәтиҗә уңай булсын өчен, шәмнәр каршында бик күп дога кылырга кирәклеген әйтә. Әмма һәр процедураның үз бәясе булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, ана кеше мошенникка 49 мең сум акчасын түли. Ә өенә кайтса - улы исерек. Шул чакта ул алдануын аңлап ала һәм полициянең Әлмәт бүлегенә мөрәҗәгать итә. Гариза полиция кулына 5нче майда килеп керә.

Вакыйга урынына җинаятьләрне оператив тикшерү төркеме килгәндә фатирда инде беркем дә булмый. Аферистларның торакны арендалап торуы мәгълүм була. Хәзерге вакытта вакыйга төрле яклап өйрәнелә, җинаять эше кузгату мәсәләсе карала, дип хәбәр итә Россия ЭЭМ Әлмәт районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте.

Чыганак: Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X