Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мунча чабындыручылар чемпионатында Чаллы егете җиңгән

Айрат Әхмәтов мунча чабындыру эше белән 7 ел шөгыльләнә.

Татарстанда профессиональ мунча чабындыручылар чемпионаты үткән. Анда катнашучылар үзләренең мунча кертә белү осталыгын күрсәткән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйгедә беренче урынны яулаган Чаллы егете Айрат Әхмәтов хәбәр итте. 

Чемпионатта Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 11 кеше катнашкан. Чабындыручылар үзләре турында презентация ясаган. Диварлары үтә күренмәле мунчада чабындыру осталыгын күрсәтү өчен унбиш минут вакыт бирелгән. 

«Һәр чабындыручының программасы бер-берсеннән аерылып торды. Жюри безне чабындыру техникасы, пар белән идарә итә белү, хәрәкәтләрнең дөрес булуы, мунча керүче өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тудыра белү, мунчаның бизәлеше һәм башка критерийлар буенча бәяләде», — дип сөйләде Айрат Әхмәтов.

Турнирда иң оста чабындыручы алты мунчачыны сайлап алганнар. Алар Ижевск, Волгоград һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә үтәчәк Россия чемпионатынының сайлап алу турында катнашачак. 

Айрат Әхмәтов үзе 29 майда Ижевск шәһәрендә узачак турнирга җыена. Ул инде җиде ел профессиональ мунчачы булып эшли. Ул мунча чабындыру буенча 2018 елгы Татарстан чемпионы, Россия финалисты. «Безнең илдә мунча керергә яратучылар бик күп. Безне чакыралар, безне көтәләр. Чаллыда гына түгел, даими рәвештә Россиянең төрле шәһәрләре буйлап та йөрибез», — диде ул. 

Фото: Айрат Әхмәтовның шәхси архивыннан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев