Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пенсионерларны финанс грамоталылык дәресләренә чакыралар

Укулар онлайн-форматта узачак.

Россия Банкы пенсия һәм пенсия алды яшендәге Татарстан кешеләрен финанс грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләргә чакыра.

Дәресләрдә тыңлаучыларга финанс карарларын ничек дөрес кабул итәргә һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә, шулай ук заманча банк продуктларын ачыкларга ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итте Россия Банкының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.

Укулар онлайн-форматта узачак. Дәресләргә төркемнәр белән, мәсәлән, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре яки башка оешмалар базасында, шулай ук өйдән мөстәкыйль рәвештә керергә мөмкин - моның өчен бары тик интернетка тоташтырылган компьютер яки ноутбук кына кирәк.

17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк курсны узу өчен Pencionfg.ru сайтында теркәлү сорала, дәреснең темасын, датасын һәм вакытын сайларга кирәк.

Һәр дәрес вакыты 45 минут тәшкил итәчәк. Укулар тәмамланганнан соң тыңлаучылар дәресләрдә катнашканлыкны раслый торган онлайн-сертификат алачак.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, быел күп кенә гражданнар төрле финанс пирамидаларында үз акчаларын югалткан. Моның төп сәбәбе - татарстанлыларның, өстәвенә, төрле яшьтәге кешеләрнең финанс грамоталылыгының түбән булуы.

Президент Хөкүмәткә федераль структуралар һәм «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрү, алдакчылардан саклану ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга кушты.

Фото: Банк России

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев