Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тагын бер кошчылык комплексы төзелә

Әлеге кошчылык комплексы Минзәлә районының Наратлы-Кичү авыл җирлеге территориясендә төзелә башлаган. Быел төзүчеләр булачак комплексның дүрт объектын төзергә планлаштыра, дип хәбәр итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Беренче чиратта берләшмәдә йомырка сала торган тавыклар үрчетергә җыеналар. Проект буенча кошчылык комплексы территориясендә инкубатор, тавык чалу цехы һәм башка...

Әлеге кошчылык комплексы Минзәлә районының Наратлы-Кичү авыл җирлеге территориясендә төзелә башлаган. Быел төзүчеләр булачак комплексның дүрт объектын төзергә планлаштыра, дип хәбәр итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Беренче чиратта берләшмәдә йомырка сала торган тавыклар үрчетергә җыеналар. Проект буенча кошчылык комплексы территориясендә инкубатор, тавык чалу цехы һәм башка объектлар да булырга тиеш.

Барлык корпуслар да файдалануга тапшырылгач, заманча җайланмалар белән җиһазландырылган яңа комплекста бер тәүлеклек чебешләрдән алып, бройлер чебешләре үрчетергә планлаштыралар. Һәр корпуста 19-20 мең башка кадәр чебеш булачак. 38 көнлек булгач, аларны тавык чалу цехына җибәрәләр. Предприятедә кош итен җитештерүне елга 4 мең тоннага кадәр җиткерергә уйлыйлар.

Кошчылык комплексы территориясенең гомуми мәйданы 33 гектар тәшкил итә. Бу берләшмәне төзү 120 яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.

Интартат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев