Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тикшерелгән мәйданнарның 100%ында тычкансыман кимерүчеләр оялаган

Кышның җылы һәм аз карлы булуы тычкансыман кимерүчеләрнең уңышлы кыш чыгуына һәм аларның артуына китергән.

“Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге” ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы  белгечләре тарафыннан тычкансыман кимерүчеләрне ачыклау  буенча  44 мең гектар  мәйданда  тикшерү  уздырылды.  Тикшерелгән мәйданның 44 мең гектарында да, ягъни тулы 100%ында әлеге  кимерүчеләр табылды.    

Көзге  культураларда  бер гектарга уртача 5,6 тычкансыман кимерүчеләр  куышы  табылды, ә иң күбе - 14 куыш    (Кукмара   районы, 65 га көзге  арыш мәйданы).

Люцернда бер гектарга  уртача 14,9 тычкансыман кимерүчеләр    куышы  табылды, иң күбе  – 30 куыш (Питрәч районы, 280 га).

Тычкансыман кимерүчеләргә каршы  көрәшү өчен  авыл  хуҗалыгы культуралары җирләрендә профилактик һәм аларны юк  итү  чараларын башкарырга кирәк, ә торак  пунктларда  агулы  алдавычлар  куярга мөмкин.    Агулы  алдавычларны  һава температурасы   10˚С градустан  да  югары  булмаганда  куялар.   Алдавычларны даими рәвештә  алыштырып торырга  кирәк,  хосусый  секторда  - аңа  кагылмау  ачыкланганчыга  кадәр.    

 

Көзге  бодай  кырында зарарланган үсемлекләр һәм  тычкансыман кимерүчеләрнең куышлары 

Көзге бодай  кырында  тычкансыман кимерүчеләр,   Аксубай районы

Урман полосасы  янында тычкансыман кимерүчеләрнең  куышлары, Тукай районы

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: rshc.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев