Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы ачыкланган

Узган көн эчендә яңа инфекциядән 124 кеше сәламәтләнде.

Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 60 очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистларга брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Татарстанда Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы расланган, барысы да элемтә аша йоктырылган. Аларның 12се хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 48 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Яшь төркемнәре буенча статистика түбәндәгечә: инфекция 18 яшькә кадәр — дүрт, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәрге 17 кешедә ачыкланган. Шулай ук 50дән 60 яшькә — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 һәм 70тән 80 яшькә кадәрге төркемнәрдә сигез инфекция очрагы расланган.

«28 майга (арту буенча) Татарстанда 3026 Covid-19 инфекциясе очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 124 кеше савыккан», - дип аңлатты Лилия Галимова.

Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә, иң күп өлеше (21 очрак) Казанга туры килә, аннары Чаллыга, анда 12 кеше. Шулай ук яңа очраклар Әлки (+3), Арча (+ 1), Әтнә (+4), Биектау (+2), Яшел Үзән (+4), Минзәлә (+1), Түбән Кама (+11) һәм Саба (+1) районнарында ачыкланган.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев