Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты эшли башлаячак

Аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин булачак, ди Марат Әхмәтов.

Татарстанда “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты тормышка ашырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек киңәйтелгән коллегия утырышында хәбәр итте.

“Татарстанда биш юнәлеш буенча “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты эшли башлады. Әлеге программа авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр һәм цифрлы технологияләр базарында катнашучылар тарафыннан киң гамәлгә кертү, агросәнәгать өлкәсендә IT белгечләр кытлыгын киметү, апробацияләнгән математик модельләр нигезендә агросәнагать продукциясен җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде министр.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгының киләчәген заманча мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. “2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә масштаблы цифрлаштыруга старт бирергә планлаштырдык. Аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында җитештерү күләмен һәм эре компанияләрнең эш күрсәткечен яхшыртырга мөмкин, - диде ул.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, авыл хуҗалыгы компанияләре, республика холдинглары авыл хуҗалыгы үсеше бурычларын хәл итү өчен әлеге интеллектуаль потенциалдан тулысынча файдаланырга тиеш, дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.

  • Авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрнең бердәм федераль мәгълүмати системасы – Россия төбәкләре буенча һәр җир кишәрлегенең урнашкан урыны, халәте һәм фактик кулланылышы, авыл хуҗалыгы культурасы һәм реаль вакытта авыл хуҗалыгы үсемлекләренең торышы турындагы мәгълүматларны да кертеп, авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләр хакындагы актуаль һәм дөрес мәгълүматны үз эченә алган система ул.
  • 2021 елда субсидия алучылар белән 100 процент контрактлар СМАРТ режимында төзеләчәк.

Фото: https://pixabay.com | O12

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев