Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда туңга сөрү, күп еллык үләннәрне һәм уҗымнарны ашлау эшләре башланды

Яз килү нәтиҗәле дым запасларын тулылындыруга ярдәм итте, диде Марат Әхмәтов.

Татарстанда язгы кыр эшләре башланды. Авыл хуҗалыгында конкурентлыкка сәләтлелекне тәэмин итүче техник модернизация турында бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшәмсендә ТР Премьер-министры урынбасары - аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Республика хуҗалыклары бу атна башыннан кайбер урыннарда туңга сөрү, күп еллык үләннәрне һәм уҗымнарны ашлау эшләрен башладылар. Бүгенге көнгә гектар уҗым, мең гектар күп еллык үләннәрне ашлаганнар", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

"Яз килү нәтиҗәле дым запасларын тулылындыруга ярдәм итте. Сулар тулысынча туфракка сеңде. Бу Идел арты районнарына кышкы дым җитмәүне тулыландырырга ярдәм итте", - диде Марат Әхмәтов. Министр сүзләренчә, уҗымнар яхшы кышлады.

Министр сүзләренчә, уртача авыл хуҗалыгы машиналарының яртысы диярлек амотризация срокларыннан узганнар, норматив тәэминат та 60 проценттан артмый. Техник модернизация программасы ярдәмендә республика заманча тракторлар, күп функцияле агрегатлар, чәчү комплекслары һәм башка инновацион техника белән тәэмин ителде.

Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы оешмалары 1655 трактор, 748 ашлык җыю, 236 терлек азыгы җыю комбайннарын, башка техниканы сатып алганнар. Бүген республикада 1 комбайнга 470 гектарлык йөкләнеш туры килә, дистәләп районда 500 гектардан да артык, аерым хуҗалыкларда 1 мең гектарга җитә.

"Яхшы техник тәэмин ителеш - югары рентабельле эш нигезе, - диде министр. - Кирәкле мөмкинлекләр балмаган районнарда производство икътисады, рентабельлек түбән һәм гомумән тискәре". Ул Әгерҗе, Апас, кайбыч, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында гомумән авыл хуҗалыгы техникасы яңартылмаган паркларны мисалга китерде.

 

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев