Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының уналты яңа очрагы теркәлгән

Авыру йоктырган кешеләрнең күпчелеге 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта.

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус авыруының уналты яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Биш кешене хастаханәгә салдылар, унбер кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

Авыручыларның өчесе 18 яшькә кадәрге, берсе 18-30 яшьтә, алтысы 30-50 яшьтә. Тагын дүрт кеше 50-60 яшьтә, калганнары алтмыш яшьтән өлкәнрәк.

«Узган тәүлектә ачыкланган яңа очракларның дүртесе читтән алып кайтылган, уникесе авыручылар белән якыннан аралашкан. Авыручыларның тугызы Казанда, дүртесе Яр Чаллыда, Азнакай, Әгерҗе, Тукай районнарында берәр кеше авыру йоктырган», — дип аңлатты Галимова.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев