Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яңа радио эшли башлады

«Татмедиа» филиалы «Зәй-информ» 88,0 FM ешлыгында уникаль контент белән татар телендә радио эшли башлады.

Зәйдә "Зәй 88,0 FM" радиоканалының челтәр партнеры булган «Тәртип» радиосы тапшыруын башлады.

"Тәртип" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль контенты булган радио. Аның төп бурычларының берсе - үткән белән бүгенге арасындагы элемтәләрне саклап калу. Эфирда тәүлек буе ретро-җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка яңгырый. "Тәртип" радиосы үз тапшыруларында әхлак, тәрбия, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Мәдәният, сәнгать, тарих, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар!

Зәйдә "Тәртип" радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.

88.0 FM ешлыгында татар музыкасы белән хозурланырга, мәгърифәтчелек программаларын, шәһәр һәм район яңалыкларын тыңларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев