Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яллар 23 октябрьдән башланмаячак

Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка республикадагы эпидемиологик вәзгыять һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителә торган чаралар турында хәбәр итте. Доклад нәтиҗәләре буенча, шулай ук республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренең ял көннәрендә объектларны япмауны сорап мөрәҗәгать итүләрен исәпкә алып, түбәндәге карарлар кабул ителде.

11 октябрьдән Татарстанда кабул ителгән чараларны исәпкә алып (рестораннар, сәүдә үзәкләре, фитнес үзәкләренә йөрүне чикләү, вакцинациясез 65 яшьтән өлкәнрәк затларга мәҗбүри үзизоляция, шулай ук аерым категория гражданнарга мәҗбүри вакцинация ясау турында Роспотребнадзор карары), 23 октябрьдән ял көннәрен кертмәү турында карар кабул ителде.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты оператив штабка һәм Роспотребнадзорга эпидемиологик вәзгыятькә анализ ясарга һәм 30 октябрьгә эшне алга таба оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге ял көннәрендә эшләрен дәвам итәчәк:
— өзлексез цикл предприятиеләре һәм оешмалары;
— тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар;
— дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары;
— күп функцияле үзәкләр;
— белем бирү учреждениеләре.

Бу учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне истә тотып оештырылачак.

Татарстан Президенты тарафыннан вакцинация темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычы куелды. Бу эш көне булмаган ял көннәрен кертү буенча алга таба карар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясаячак.

Фото: архив ИА «Татар-информ», Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X