Саба таңнары

20 октябрь 2021 яңалыклары

  • 20 октябрь 2021 - 19:06
    Татарстанда яллар 23 октябрьдән башланмаячак
    Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка республикадагы эпидемиологик вәзгыять һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителә торган чаралар турында хәбәр итте. Доклад нәтиҗәләре буенча, шулай ук республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренең ял көннәрендә объектларны япмауны сорап мөрәҗәгать итүләрен исәпкә алып, түбәндәге карарлар кабул ителде.
    719
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 16:36
    21 октябрьгә һава торышы
    21 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар, җепшек кар явачак. Иртән һәм көндез җепшек кар, яңгыр. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә 0.-5˚, көндез +2.+7˚ градус. Иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
    351
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 16:25
    Ләйлә Фазлыева: Татарстан хакимияте мәктәптә каникулны озайту мәсьәләсен карамый
    Вице-премьер әгәр республика хакимияте эшләми торган көннәрне бер атнага алдан кертергә карар итсә, мәктәп каникуллары башлану мөмкинлеге булуын әйтте.
    524
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 15:49
    Казан-Шәмәрдән юлының 100нче километрында авария булды
    Узган шимбәдә районыбызда – Казан-Шәмәрдән юлының 100нче километрында юл-транспорт вакыйгасы булды. Олыяз авылында яшәүче 1998 елгы Г. “Лада” автомобилендә кичке 17.30 сәгатьтә Шәмәрдәнгә таба хәрәкәт иткәндә үзеннән алда баручы транспорт чарасы белән тиешле дистанцияне сакламый һәм “МТЗ-80” тракторына тагылган, тышкы яктырту приборы булмаган цистернага килеп бәрелә. Кеше тормышына куркыныч тудырган аварияләрдән сабак алып, юлларда үтә игътибарлы булыйк.
    568
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 15:11
    Владимир Путин: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә
    Төбәкләрнең башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый.
    801
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 14:53
    Күпне күргән аналар
    Бу көннәрдә Түбән Симет авылында яшәүче Рәзифә Заһир кызы Шакирҗанова – 95 яшь һәм Яңа Мичәндә гомер кичереп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә балалары тәрбиясендә яшәүче Саймә Сәетгәрәй кызы Хәсәнова 90 яшьлек олуг юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатына ия булдылар.
    400
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 13:50
    Редакциягә сатуга Илшат Билаловның “Тауда язылган язмыш” китабы һәм күңелле әлифба кайтты
    Редакциядә китаплар, татарча йолдызлы сканворд, буягычлар (эчендә ябыштыра торган наклейкалар, балаларга видеолар карарга QR кодлар бар) һәм күңелле әлифба сатыла. Китаплар һәм буягычның бәясе – 100, йолдызлы сканворд - 70, күңелле әлифба - 400 сум.
    395
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 13:09
    ЯҢА БИНАДА – ТӘҮГЕ АЛКЫШЛАР
    Узган җомгада Сатыш авылында төзелгән яңа мәдәният йортында беренче тапкыр рәсми мәдәни чара узды. Әлеге вакыйга күркәм бәйрәмгә әверелеп, анда районыбыз җитәкчеләре, Сатыш авылы халкы бердәм җыйналып килде.
    385
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 11:40
    “Мөселман кешесе хәвефләнүгә бирелергә тиеш түгел”
    Ковид авыруы тормышның астын өскә китерде. Бу көннәрдә кем белән генә сөйләшсәң дә, сүз шул замана чиренә барып тоташа. Бүген халык ниндидер тынычсызлык, курку халәте кичерә кебек. Өметсезлеккә бирелү, хәвефләнүне ничек җиңәргә? Динебез бу хакта ниләр әйтә? Шәмәрдән җәмигъ мәчете имамы Дамир хәзрәт Газизовка шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
    643
    0
    1
  • 20 октябрь 2021 - 10:51
    Шәмәрдәннең "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика эше белән таныштылар
    "Saba balahoner" программасы кысаларында, Шәмәрдәннең "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр.
    373
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 10:06
    Татарстанда халык санын алу өчен 500гә якын стационар участок ачылды
    Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала.
    550
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 09:31
    Унҗиде кешене алдаган
    Шушы көннәрдә район суды барлыгы 18 эпизодтан торган җинаять эше материалларын карап, Кукмара районы кешесе Факировка (фамилиясе үзгәртелде) карата хөкем карары чыгарды. Ул, 34 яшьтә генә булуына да карамастан, чит милеккә кул сузганы һәм мошенниклык иткәне өчен соңгы 10 ел эчендә 9 тапкыр суд эскәмиясенә утырырга өлгерә.
    526
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 08:18
    «Ак Барс» — «Динамо»: 9 гол, җанатар йөзенә эләккән алка һәм овертайм
    «Ак Барс» — «Динамо» исәбе — 4:5.
    510
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 08:09
    Фермер мәктәбе: авылда үз эшен ачарга теләүчеләр өч көнлек укуга чакырыла
    27-29 октябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә яңа эш башлаучылар өчен фермер мәктәбе узачак.
    397
    0
    0
  • 20 октябрь 2021 - 07:52
    Испаниядән – көмеш медаль белән
    Районыбыз спортчылары халыкара ареналарда уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итә. Өстәл теннисы буенча Россиянең спорт остасы Раил Галиәкбәров 13-17 октябрь көннәрендә Испаниянең Плайя-де-Аро шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында үткәрелгән турнирда катнашып, үзенең рейтингын тагын да күтәрүгә иреште. Райондашыбыз парлы разрядта Кемереводан Алексей Коновалов белән бергә уйнап, көмеш медаль алды.
    363
    0
    0
Реклама