Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Испаниядән – көмеш медаль белән

Районыбыз спортчылары халыкара ареналарда уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итә. Өстәл теннисы буенча Россиянең спорт остасы Раил Галиәкбәров 13-17 октябрь көннәрендә Испаниянең Плайя-де-Аро шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында үткәрелгән турнирда катнашып, үзенең рейтингын тагын да күтәрүгә иреште. Райондашыбыз парлы разрядта Кемереводан Алексей Коновалов белән бергә уйнап, көмеш медаль алды.

undefined

Алар киеренке финалда Испания командасына (2:1) гына оттырдылар. Раил турнирдан кайтуының икенче көнендә үк “Саба-Арена” спорт мәктәбенә күнегүләргә килгән иде. Аны биредә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, югары категорияле тренеры Фарход Исмаилов, уңышын уртаклашкан дуслары каршы алды. “Менә шулай күнегүләрнең берсен дә калдырмаска тырышабыз,– диде ул “разминка” ясаган арада. – Турнирга килгәндә, ул хакта спорт календареннан карап белдем. Хәзер бит ярышлар рәсми игълан ителә дә, кайберләре коронавирус сәбәпле, булмый да кала. Шуңа күрә Испаниягә барып җиткәнче борчылырга туры килде. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, самолетка алган билетларың – барысы да юкка чыга бит. Турнир буласын белгәч, бик сөендем. Спортчылар дөньяның 15 иленнән килгән иде. Татарстаннан үзем генә бардым. Шәхси зачетта да җиңүгә аз гына тырышасы калган иде. Көндәшләр дә әзерләнгән бит, алар көчлерәк булып чыкты”

Хәзер Раил тренеры белән берлектә декабрьдә Санкт-Петербургта узачак Россия һәм Петр I кубогына әзерләнә. 2024 елда Парижда булачак Олимпиада уеннарында да катнашу турында хыяллана. “Раил – алтын егет. Без аның белән 6 елдан артык җиңел булмаган катлаулы спорт юлыннан барабыз. Уңышларга да ирешелә. Раил Россиядә үзенең классы буенча тотрыклы икенче позициядә тора. Без хәзер Парижга исәп тотабыз. Аңа бүгеннән әзерлек кирәк”,– Фарход Исмаилов шәкерте турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев