Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче хатын-кыз лотереяга 16 миллион сум откан

Җиңүче бу акчаларны гаиләсе белән сәяхәт итү һәм ике катлы йорт төзү өчен тотарга тели.

Татарстанда яшәүче Олеся Хәсәнова лотереяга 15 923 627 сум откан. Бу хакта оештыручыларның сайтында хәбәр ителә.

“Саннарны теләсә ничек сайладым. Ничек дөрес эшләгәнмен мин! Сиземләвем алдамады”, - дип сөйләде җиңүче.

Ул вакытын гаиләсе белән уздырырга яратуын һәм откан акчаларның бер өлешен ире һәм балалары белән сәяхәт итүгә тотачагын әйтте. Калган акчаларны ике катлы йорт төзүгә тотарга планлаштыра.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X