Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда язгы ташуга каршы чараларга әзерлек башланды

Юл хезмәтләре тарафыннан 9,6 мең кубометр инерт материал, 18 кубометр агач материаллары һәм җиһазлар әзерләнгән, составында 213 кеше булган 43 бригада формалаштырылган, шулай ук 132 берәмлек техника бүлеп бирелгән.

Татарстанда федераль юл хезмәткәрләре көче белән язгы ташуга каршы чараларга әзерлек башланды. Подряд оешмалары су торбаларының баш-башларын кар һәм боздан чистартырга кереште инде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Волго-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан территориясендә федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары буйлап тоткарлыксыз һәм имин хәрәкәтне, шулай ук аларда язгы ташу чорында ясалма корылмаларның сакланышын тәэмин итү өчен профилактик чаралар комплексы үткәрелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 22 мартка түбән урыннарда, сулыклар янында урнашкан автомобиль юлларын, алардагы ясалма корылмаларны ташу алдыннан тикшерү планлаштырылган. Мониторинг барышында юл хезмәткәрләре язгы ташу чорында потенциаль куркыныч тудыра торган участокларның торышын билгеләячәк.

Юл хезмәтләре тарафыннан язгы ташуга каршы чараларны оештыру өчен 9,6 мең кубометр инерт материал, 18 кубометр агач материаллары һәм җиһазлар әзерләнгән, составында 213 кеше булган 43 бригада формалаштырылган, шулай ук 132 берәмлек техника бүлеп бирелгән.

Федераль юлларда штаттан тыш хәлләр күзәтелгән очракта машина йөртүчеләр 8(843)273-54-08 телефоны буенча «Волго-Вятскуправтодор»ның тәүлек әйләнәсе эшли торган диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев