Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җәйге йорт һәм ике сарайны яшен суккан, янгын Саба һәм Чүпрәле районнарында чыккан

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чүпрәле районында яшен сугу аркасында җәйге йортка һәм ике сарайга ут капкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә Яңа Элмәле авылында торак йорт һәм каралты-куралар януы турында хәбәр килә. Гадәттән тыш булган урынга Яңа...

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чүпрәле районында яшен сугу аркасында җәйге йортка һәм ике сарайга ут капкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә Яңа Элмәле авылында торак йорт һәм каралты-куралар януы турында хәбәр килә.

Гадәттән тыш булган урынга Яңа Чокалы, Зур Аксу авыллары ирекле янгын сүндерү командалары, 114нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юлга чыга.

Ут белән көрәшүчеләр килешкә җәйге йортның һәм ике сарайның түбәсен ялкын телләре камап алган була инде. Янгынның гомуми мәйданы 208 квадрат метр тәшкил итә, утның башка корылмаларга күчү куркынычы килеп туа.

Янгын сүндерүчеләр «кызыл әтәч»не 20 минут эчендә буйсындыра. Нәтиҗәдә, ике тонна печән, торак йорт һәм каралты-кураның түбәсе янып бетә.

Янгын яшен сугу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Сүз уңаеннан, шул ук көнне Саба районының Югары Шытсу авылы басуында да яшен сугу аркасында бер эскерт салам янып, көлгә әверелә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев