Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда йөкле хатынга бала туганчы скрининг үткәрү тәртибе турында искәртәләр

Скрининг ясау вакытын һәр хатын-кыз өчен акушер-гинеколог аерым билгели.

Дөньяда яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын кисәтү һәм киметү буенча чараларны тормышка ашыру кирәклеген исәпкә алып, йөкле хатыннарга бала туганчы скрининг үткәрү тәртибен искә төшерәләр. Мондый тикшерү яралгының һәм яңа туачак баланың тумыштан килгән аномалияләрен диагностикалау максаты белән оештырыла. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пренаталь диагностика үткәрү кагыйдәләре турында хәбәр итә.

Йөкле хатын көчле респиратор-вирус авыруы, пневмония белән авырмаса, коронавирус йогышы (COVID-19) белән белән авыручы белән элемтәдә булмаса, 11-13 атна 6 көн срогында пренаталь диагностиканың беренче этабын уздыралар. Моның өчен йөкле хатын Татарстан Республикасының пренаталь диагностикасы үзәкләренә расланган маршрут буенча җибәрелә.

Беренче триместрда скрининг үткәрелергә тиеш, ләкин йөкле хатын үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәсә, көчле респиратор-вирус авыруы, пневмония белән авырса, яки коронавирус инфекциясе белән авыручылар белән контактта булса, пренаталь скрининг 18-21 атнадагы икенче триместр скринингына кадәр кичектерелә.

Икенче һәм өченче триместрда ультратавыш скринингы үткәрелергә тиеш. Бу вакытта йөкле хатын кискен респиратор-вирус авыруы, пневмония белән авырмаса, яңа коронавирус инфекциясе белән авыру белән контактта булмаса, расланган маршрут нигезендә ультратавыш скринингы узалар.

Икенче һәм өченче триместр ультратавыш скринингы үткәрергә тиеш булып та, йөкле хатын бу чорда үз-үзеңне изоляцияләү режимында булса, яки йөкле көчле респиратор-вирус авыруы, пневмония белән авырса, коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авыручылар белән контактта булса, пренаталь скрининг үткәрү датасын акушер-гинеколог аерым билгели.

Пренаталь диагностика үзәгенә җибәрер алдыннан, эпидемиологик анамнезны җентекләп җыялар, бу белешмәне талонга кертәләр. Скрининг уздыру көнен яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясендәге акушер-табиб билгели.

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев