Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 3 ир-егетнең гомере өзелгән

Нурлат-Кузай юлында, Кара Чишмә янында, булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде. Өчесе дә Кара Чишмә авылы ир-егетләре. 1978нче елда туган Рәсим Яруллин "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итә алмыйча, трассада, каршы яктан килүче "ГАЗ -Валдай" автомобиленә килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә Р. Яруллин һәм аның пассажирлары, ике бертуган: 48 яшьлек Самат...

Нурлат-Кузай юлында, Кара Чишмә янында, булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде. Өчесе дә Кара Чишмә авылы ир-егетләре.
1978нче елда туган Рәсим Яруллин "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итә алмыйча, трассада, каршы яктан килүче "ГАЗ -Валдай" автомобиленә килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә Р. Яруллин һәм аның пассажирлары, ике бертуган: 48 яшьлек Самат һәм 41 яшьлек Салават Илаловлар шунда ук һәлак булалар.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров әйтүенчә, хәзер әлеге һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" басмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев