Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән
Яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән

Татарстанның Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше хастаханәгә озатылган. ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге мәгълүматларына караганда, 2 октябрдә 16.00 сәгатьтә Бөгелмә - Уральск автоюлының 16 километрында "Лада Приора" автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген сайламаган, нәтиҗәдә автомобиль кюветка очкан. Автомобиль йөртүчесе тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән, ә 36...

Татарстанның Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше хастаханәгә озатылган.
ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге мәгълүматларына караганда, 2 октябрдә 16.00 сәгатьтә Бөгелмә - Уральск автоюлының 16 километрында "Лада Приора" автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген сайламаган, нәтиҗәдә автомобиль кюветка очкан.
Автомобиль йөртүчесе тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән, ә 36 яшьлек пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Татар-Информ.


Нет комментариев